Бу футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле күчмә күргәзмә үткәрелүенә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель ). Май аенда Казанда, Үзәк стадион каршында урнашкан Ташаяк урамында, Кремль яны су буенча һәм Меңъеллык мәйданында транспорт юллары чикләнәчәк. Моның турында Казан шәһәре Башкарма комитеты хәбәр итә.
Юлларны чикләү 5-нче май 10.00 сәгатьтән 6-нчы май 20.00 сәгатькә кадәр һәм 17-нче май 10.00 сәгатьтән, 19-нчы майның 20.00 сәгатенә кардәр дәвам итәчәк. Бу Үзәк стадион янындагы Ярминкә мәйданчыгында мундиаль һәм футбол буенча дөнья чемпионатына бәйле күчмә күргәзмә үткәрелүенә бәйле.
Әлеге күчмә күргәзмәгә килгән кунаклар спорт йолдызлары белән автограф-сессиядә катнаша, чемпионатны 2018 елда оештыручы шәһәрләр белән таныша һәм конкурсларда катнаша алачак.