В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, гадәттәге тәре йөреше үткәрелмәячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). 4-нче ноябрь көнне, Казан Изге Ана иконасы бәйрәмендә һәм Халыклар бердәмлеге көнендә, Татарстан храмнарында һәм чиркәүләрендә гыйбадәтләр узачак.
Төп тантана 1579 елда могҗизалы Казан Изге Богородицасы образы барлыкка килгән Казан-Богородицкий ир-атлар монастыренда узачак. Яңадан торгызылган соборда гыйбадәтне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләячәк. 3-нче ноябрьдә төне буе уяу булу 17:00 сәгатьтә башлана, ә 4-нче ноябрь – 9:00 сәгатьтә – Изге литургия, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Казан Изге Ана иконасы бәйрәменә багышланган традицион гомумшәһәр тәре йөреше Татарстанда эпидемиологик хәлнең катлаулануына бәйле рәвештә үткәрелмәячәк. Казан халкына һәм кунакларына, гыйбадәт кылуда катнашырга теләүчеләргә битлек режимын һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк.