Җәдвәл 7 марттан 12 мартка кадәрге аралык өчен яңартылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Бәйрәм көннәрендә Татарстанда шәһәр яны поездлары җәдвәле үзгәрә. 7 мартта поездлар җомга көн җәдвәле буенча йөриячәк, 8, 9, 10 мартта – шимбә көн җәдвәле буенча, 11 мартта – якшәмбе җәдвәле буенча һәм 12 мартта – дүшәмбе көн җәдвәле буенча.
Өстәмә мәгълүмат белән тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.