В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 4 яңа рейс оештыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Февраль һәм март бәйрәмнәре вакытында Казан һәм Мәскәү арасында өстәмә поездлар йөриячәк.
Түбәндәге җәдвәл урнаштырылган:
205/206-нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды 20-нче февральдә 19.41 сәгатьтә Казаннан кузгалып китә, икенче көнне 11.25 сәгатьтә Мәскәүгә килә. Башкаладан поезд 22-нче февральдә 1.30 сәгатьтә чыгачак һәм Казанга 15.48 сәгатьтә киләчәк.
277-нче номерлы Казан-Мәскәү поезды 24-нче февральдә 11.50 сәгатьтә кузгалып китә, икенче көнне Мәскәүгә 3.50 сәгатьтә килә.
273/274-нче номерлы Мәскәү-Казан поезды башкаладан 21, 22-нче февраль көннәрендә һәм 6-нчы мартта 0.15 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 13.00 сәгатьтә киләчәк. Казаннан поезд 23-нче, 24-нче февральдә һәм 8-нче мартта 16.00 сәгатьтә китә, икенче көнне Мәскәүгә 4.57 сәгатьтә килә.
216/215-нче номерлы Мәскәү – Казан поезды 7-нче мартта 1.40 сәгатьтә китә, Казанга 16.15 сәгатьтә килә. Татарстан башкаласыннан поезд 9-нчы мартта 21.45 сәгатьтә китә, Мәскәүгә киләсе тәүлектә 12.15 сәгатьтә килә, дип хәбәр итә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - Горький тимер юлы матбугат хезмәте.
Ерак араларга хәрәкәт итә торган поездлар җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны бердәм мәгълүмати-сервис үзәгендә 8(800)775-00-00 телефоны буенча һәм шулай ук «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең рәсми сайтында белергә мөмкин.