Ир кеше юлны тиешсез урында чыккан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Узган тәүлектә Казанда 139 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 12 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, бер җәяүле вафат булган.
Мәсәлән, төнлә Салмачы поселогында Григорьев урамындагы 1 нче йорт каршында 45 яшьлек ир-атны бәрдергәннәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул юлны тиешсез урында чыккан. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Шофер юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә, ләкин соңрак аның 19 яшьлек егет икәнлеге билгеле була.
Узган тәүлектә 635 шофер һәм 103 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 124 очракта автомобильчеләр җәяүлеләргә юл бирмәгәннәр, 42 сендә куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре бозылган, тагын бер очракта балаларны йөртү таләпләре үтәлмәгән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсендә.