В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ветеринарлар процедураларны «Зооцентр» клиникасында башкарачак.
Фото: Денис Гордийко
Этләрне һәм мәчеләрне вакциналаштыру һәм стерильләштерү көн саен 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Мирный поселогы, Новосельская ур., 70 адресы буенча башкарылачак. +7(843)251-26-16 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә.
«Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин хәбәр иткәнчә, вакциналаштыру һәм стерильләштерүнең мобиль пункты уңай һава шартлары җиткәннән соң Казан поселокларына чыга башлаячак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел мобиль пункт май аеннан октябрь аена кадәр эшләде. Җәй эчендә ветеринарлар 8 тапкыр шәһәр поселокларына чыктылар, анда алар 106 хайванны стерильләштерде, 143 хайванны котыру авыруыннан вакциналаштырдылар.
Моннан тыш, Казанда «Лапа дружбы» хәйрия акциясе дәвам итә. Быел җәй Горки-Әмәт урманында һәм «КрыльяСоветов» паркында үткәрелгән чараларда 14 хайван яңа хуҗалар тапкан.