Автоцистерналарны халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). Колсәет поселогында вакытлыча су булмаячак. Бу су белән тәэмин итүне яхшырту буенча эшләр алып бару белән бәйле, дип хәбәр иттеләр «Водоканал»да.
Су 25 нче майның 9:00 сәгатеннән 26 нчы майның 6:00 сәгатенә кадәр «Чишмә», «Светлый плес», «Березка», «Колос» (өлешчә) коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә һәм Колсәет поселогында булмаячак.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган гаризаларга ярашлы урнаштырылачак.