Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.09.2020, 14:17

Дәрвишләр бистәсендә «Чиста уеннар» экология квесты узачак

Катнашучыларга чүп-чар җыйган өчен иң күп балл тупларга кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 6-нчы сентябрь көнне Казанның Дәрвишләр бистәсендә «Чиста уеннар» экология квесты узачак. Анда теләге булган барлык шәһәрлеләр һәм ТР башкаласы кунаклары чакырыла.

Төп призны алуга көрәшү өчен катнашучыларга 3-4 кешедән торган командаларга берләшергә, тәкъдим ителгән территорияләрнең берсен сайларга һәм сайтта уенга «Чаралар. Чиста уеннар» бүлегендә теркәлергә кирәк.

Уен 1 сәгать вакытны ала. Җиңү өчен командага максималь күләмдә балл җыярга кирәк. Баллар җыелган чүп-чар күләме өчен исәпләнә: калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю күбрәк балл бирүне күздә тота.

Шулай ук катнашучылар «Чиста уеннар» мобиль кушымтасыннан файдалана ала, аның ярдәмендә аларда чистартылган территорияләрнең фотосурәтләрен «чистартуга кадәр һәм аннан соң» форматында урнаштыру һәм өстәмә баллар алу мөмкинлеге барлыкка килә. Уенчылар сайтта һәм кушымтада онлайн рәвештә үзләренең рейтингын күзәтеп бара алачак. Команданың һәр әгъзасына перчаткалар һәм капчыклар бирелә.

Ярышларның призерлары проект партнерларыннан - шәһәр һәм республиканың социаль-җаваплы компанияләреннән бүләкләр алачак, дип хәбәр итә Совет районы матбугат хезмәте.

Быел гадәти булмаган өмә нәтиҗәсендә берничә территория чистартылды: Константиновка бистәсе, Рус-немец Швейцариясе, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы буендагы территория һәм «Кырлай» паркы.

Барлык яңалыклар