В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу бик арматурасы һәм техник үткәргеч торбаларны алыштыру буенча авария эшләрен башкару белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 24 нче ноябрьнең 9:00 сәгатеннән 25 нче ноябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр Константиновка поселогындагы түбәндәге урамнар буенча су булмаячак:
Белокаменная, Беловежская, Белозерск, Беркутовая, Бирюса, Вересковый тыкр., Извилистая, Извилистый тыкр., Изумрудная, Казан – 16 нчы номерлы йорттан 82 нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 31 нче номерлы йорттан 107 нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Крылатская, Лесная, Малахит, Овражный тыкр., Привольная – 2 нче номерлы йорттан 88 нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 7 нче, 7а номерлы йортлар, 23 нче номерлы йорттан 69 нчы номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Совет, Центральная – 72 нче номерлы йорттан 116 нчы номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 57 нче номерлы йорттан 107 нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар.
Әлеге чорда су белән тәэмин итүне Яңа Сосновка поселогындагы урамнарда да (Продольная, Мадлен, Утренняя, Шоссе, Гагарин, Раздольная, Заречная, Пионер), шулай ук Әки, Зур Дәрвишләр, Возрождение, Киндери, Кече Дәрвишләр, Царицынский бугор поселокларында вакытлыча туктатачаклар.
Моннан тыш, Дәрвишләр поселогында су басымы кимүе көтелә.