Узган ел күпфатирлы йортларның ишегалларында 82 заманча контейнер мәйданчыклары барлыкка килде.
Фото: Денис Гордийко
«Контейнер мәйданчыклар кеше күп үтеп йөри торган урыннарда барлыкка килергә тиеш, башкача без бу экологик проблеманы бетерә алмаячакбыз. Һәр елны 20 шундый нокта барлыкка килсә генә, әлеге мәсьәләне хәл итәчәкбез», - диде Илсур Метшин.
Әйтик, узган ел Вишневка бистәсендә яңа контейнер мәйданчыгы пәйда булды. Аның үрнәгендә башка торак массивларда да мәйданчыклар булдырылыр дип планлаштырыла.
Казанда узган елда күпфатирлы йортларның ишегалларында идарәче компанияләр көчләре белән чүп-чарны аерып җыю өчен 82 контейнер мәйданчыклары төзелде. Аннан алдагы елда шәһәрдә 247 чүп җыю урыны барлыкка килгән, шуларның 162се – «Безнең ишегалды» программасы буенча һәм 85е – идарәче компанияләр көче белән. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сүзләренә караганда, шәһәргә тагын 500 контейнер мәйданчыгы кирәк. Әлеге мәсьәлә Торак милекчеләре ширкәте идарә итә торган йортларда аеруча кискен тора. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бу мәсьәләне район администрацияләре башлыкларына Торак милекчеләре ширкәте һәм идарәче компанияләр белән берлектә хәл итәргә кирәк.
Дмитрий Анисимов гомумән бистәләрнең торак-коммуналь инфраструктурасы турында сөйләгәндә, аның үсешенә мохтаҗлык 40 млрд сумнан артык тәшкил итә, дип хәбәр итте. Барыннан да бигрәк юллар төзелеше һәм су белән тәэмин итү өчен акча кирәк.