В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген экспозициянең соңгы эш көне – аның белән 10:00 нан 16:00 га кадәр танышырга мөмкин
Кичә НАТО хәрби техникасының «Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү» күчмә күргәзмәсендә 12 мең 781 кеше булды. Экспонатларны барлыгы 113 мең 678 кунак карады.
Ачылу көнендә, 13 ноябрьдә, экспозиция белән 12 мең 799 кеше танышты. Иң күп килүчеләр якшәмбе көнне күргәзмәдә булдылар – 31 мең 411 кеше.
Күргәзмә 14 эре үлчәмле экспонатны үз эченә ала: Америка, Британия, немец, Төркия, Австрия һәм Украина техникасын, шулай ук СВО уздыру зонасында Донецк һәм Авдеев юнәлешләрендә яулап алынган япон внедорожникларын.
Барлык экспонатлар QR-кодлы стендлар белән озатыла, алар ярдәмендә техниканың җиңелү мизгелен видеода күрергә мөмкин. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләр барлык теләүчеләргә машиналарның төп тактик-техник характеристикалары турында сөйлиләр.
Исегезгә төшерәбез, «Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү» күргәзмәсе эше 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле. Килүчеләр хәрби техника белән көн саен 10:00 нан 16:00 га кадәр таныша ала.