В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). "Лимонад" яшүсмерләр клубында студентлар өчен II махсус интеллектуаль турнир узды.
Ярышларда барлыгы 5 команда катнашты. Җиңүне "ТИСБИ" идарә университетының "Freedom" командасы яулады. Анда катнашучылар арасында терәк-хәрәкәт аппараты бозылулары, БЦП, күрү сәләте бозылган балалар бар. Алар урта һөнәри белем бирү факультетында "финанслар", "хокук һәм социаль тәэмин итүне оештыру", "логистикада операция эшчәнлеге" белгечлекләре буенча укый.
Икенче урынны "Крылья для жизни" командасы алды, анда катнашучылар ишетү буенча инвалид булып, Казанның сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен укыту-методик үзәгендә белеа алалар.
"Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенең күрү һәм БЦП буенча инвалид булган укучылары өченче урынны яуладылар, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.