Хәзерге вакытта узган сайлауларга караганда өч тапкыр күбрәк имза җыелган
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче гыйнвар). Россия Президентына кандидат, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинны хуплау максатыннан быелгы сайлау кампаниясе барышында 2018 елгы сайлауларга караганда сайлаучыларның өч тапкыр күбрәк имзасы җыелган.
Владимир Путинның үзәк сайлау штабы рәисе Владимир Машков билгеләп үткәнчә, рекордлы сандагы имзалар илнең хәзерге Президентын хуплау турында сөйли.
«Сайлау штабы бер ай эчендә закон таләп иткәннән 10 тапкырга күбрәк имза җыйды. Бу зур уңыш. Бу 2018 елда җыелганнан өч тапкырга күбрәк. Мин, беренче чиратта, имзалар җыюда катнашкан барлык волонтерларга рәхмәт белдерәсем килә», – дип ассызыклады Владимир Машков.
Бүген Владимир Путинның сайлау штабында кунак йортында ышанычлы затларга таныклыклар тапшырылды. Документларны барлыгы 16 кеше алган. Алар арасында дирижер Юрий Башмет, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе башлыгы Ирина Винер, Рус балеты академиясе ректоры Николай Цискаридзе, Мосфильм генераль директоры Карен Шахназаров һ.б. бар.