ТР башкаласында Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). ТР башкаласында Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү дәвам итә.
Борисково урамы буенча җәяүлеләр өчен җир өсте кичүендә монолит поликарбонат конструкцияләрен пыялалау, уемлы корылмалар эчендә һәм 1-4 нче номерлы баскычларда тотычларны монтажлау, беренче һәм дүртенче терәкләрдә күтәртү платформаларын монтажлау эшләре төгәлләнде, җәяүлеләр өчен кичүнең эчке яктырту системасын урнаштыру тәмамланды. 3-нче баскыч җыенында авыш күтәргечне монтажлауга керештеләр. Трамвай линияләре буйлап тукталыш мәйданчыкларында пассажирларны утырту өчен асфальт-бетон өслек җәелгән.
Ферма шоссесыннан Тула урамына кадәр 3-нче терәк дивар буйлап борылыш участогында юл катламын төзү дәвам итә. 2154 кв.м мәйдандагы түбән катлам һәм 219 кв.м мәйдандагы асфальт-бетоннан югары катлам түшәлгән. Шулай ук 1420 метр озынлыктагы борт ташы монтажланган, су сиптерү системасын урнаштыру эшләре алып барылган.
Ферма шоссесы өстендәге юлүткәргечтә автоюл йөрү частьлары янында деформация җөйләре алдында тузган өслектән күчеш участоклары корылган, уң һәм сул уемлы төзелешләрендә култыкса һәм барьерлы киртәләр урнаштыру дәвам иткән. Объектта 4-нче терәк янында су үткәргеч улаклар төзи башлаганнар.
Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелешендә узган атнада 77 белгеч һәм 27 махсус техника эшләде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төзелә башлады. Мидхәт Булатов урамыннан алып Борисково урамына кадәрге 800 м озынлыктагы участокта Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч һәм җир асты кичүе булган дүрт полосалы юл төзелә.
Төзелешнең икенче этабы - Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта - мартта башланып китте. Участокның озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.