Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2019, 14:54

Җәйнең беренче көнендә казанлылар «Яшел марафон»да йөгерәчәк

Әлеге чара 2012 елдан бирле үткәрелә һәм бу вакыт эчендә 700 меңнән артык кешене колачларга өлгергән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Җәйнең беренче көнендә, 1-нче июньдә, казанлыларны Горький исемендәге паркка «Яшел марафон»да йөгерергә чакыралар. Физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр – 4,2 км дистанцияне, ә физик әзерлекле шәһәрлеләр 10 км дистанцияне уза алачак (тискәре йогынтысы булмаячак дигән медицина белешмәсе булганда).

Моннан тыш, паркта бу көнне инклюзив стартлар да узачак. Йөгерешләрдән тыш, кунакларны мастер-класслар, лекторийлар һәм күңел ачу активлыгы көтә. Мәйданчыкта теркәлү 9.00 сәгатьтә башланачак, аны шулай ук электрон формада узарга мөмкин.

«Яшел марафон» – ул шәһәр тирәлеген яхшыртуга юнәлтелгән чараларны (җыештыру өмәләреннән алып балалар мәйданчыкларын оештыру һәм агачлар утыртуга кадәр) үз эченә ала торган проект. Ул 2012 елдан бирле үткәрелә һәм бу вакыт эчендә 700 меңнән артык кешене колачларга өлгергән. Бу юлы марафонга илебезнең 57 шәһәре кушылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар

Җәйнең беренче көнендә казанлылар «Яшел марафон»да йөгерәчәк

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Җәйнең беренче көнендә, 1-нче июньдә, казанлыларны Горький исемендәге паркка «Яшел марафон»да йөгерергә чакыралар. Физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр – 4,2 км дистанцияне, ә физик әзерлекле шәһәрлеләр 10 км дистанцияне уза алачак (тискәре йогынтысы булмаячак дигән медицина белешмәсе булганда). </p> <p> Моннан тыш, паркта бу көнне инклюзив стартлар да узачак. Йөгерешләрдән тыш, кунакларны мастер-класслар, лекторийлар һәм күңел ачу активлыгы көтә. Мәйданчыкта теркәлү 9.00 сәгатьтә башланачак, аны шулай ук <a href="https://greenmarathon.ru/" target="_blank">электрон формада</a> узарга мөмкин. </p> <p> «Яшел марафон» – ул шәһәр тирәлеген яхшыртуга юнәлтелгән чараларны (җыештыру өмәләреннән алып балалар мәйданчыкларын оештыру һәм агачлар утыртуга кадәр) үз эченә ала торган проект. Ул 2012 елдан бирле үткәрелә һәм бу вакыт эчендә 700 меңнән артык кешене колачларга өлгергән. Бу юлы марафонга илебезнең 57 шәһәре кушылачак, дип хәбәр итә оештыручылар. </p>