В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәй дәвамында 15 меңнән артык бала ял итәр дип көтелә
Фото: Денис Гордийко
Хәзер күп кенә лагерьларда икенче сменалар башланды, алар җәйге ял белән тагын 3,4 мең баланы колачлаячак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Шәһәр балаларының ялын оештыру өчен меңгә якын кеше җәлеп ителгән. Җитәкчеләр, аш-су осталары, сак хезмәткәрләре һәм административ персонал махсус әзерлек, медицина тикшерүе узган һәм балалар ял итү учреждениеләрендә эшләргә рөхсәт алган.
Искәртеп узабыз, балаларның аерым категорияләренә юлламалар бушлай бирелә. Мәсәлән, авыр тормыш хәлендә булган 127 бала дүрт лагерьда булган – «Берсут», «Раздолье», «Горьковец», «Ю.Гагарин исемендәге». Җәйге каникулларда лагерьларда 547 шундый бала ял итәчәк.
Казан территориясендә барлыгы 27 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагере – 12 муниципаль һәм 15 коммерция лагере эшли. Аларда җәй дәвамында 15 меңнән артык бала ял итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Казанда Рөстәм Миңнехановның шәһәр читендәге лагерьларны ремонтлау буенча Татарстан Рәисе программасы старт алды. Дүрт муниципаль лагерь капиталь ремонтланды: «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный». Аларның үткәрү сәләте 50-75% ка арткан.
«Яшь гвардия» лагерын ремонтлау дәвам итә. Иске агач йортлар урынында 10 йокы корпусы, персонал өчен 2 корпус, 2 склад, сауналы душ комплексы, медицина пункты һәм КПП төзелгән. Елның салкын вакытында 4 торак корпус, персонал өчен бина, ашханә һәм медицина пункты җылытылачак. Эшчеләр лагерьны масштаблы модернизацияләүне сентябрьгә тәмамларга планлаштыралар. Яңартудан соң учреждениенең үткәрү сәләте бер сменада 242 дән 280 балага кадәр артачак – җәй көне генә биредә 1,1 меңнән артык бала ял итә алачак.