Катнашучыларны ярминкә, язучылар белән очрашулар, күргәзмәләр һәм концерт көтә
Фото: Денис Гордийко
Көн дәвамында җәмәгать киңлегендә шәһәр халкы өчен төрле нокталар эшләячәк. Мәсәлән, «Татар китап иллюстрациясенә 100 ел» күргәзмәсе һәм «Коллектив каллиграфия» нәфис-рәсемле перформансы.
Чарага алдан теркәлү буенча кереп була. Сылтама буенча программа белән танышырга һәм чарага билет алырга мөмкин. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ТР башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.