Казанда Урицкий паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә мемориалда мәңгелек ут кабыздылар. Хәзер ул даими яначак — бу 2024 ел дәвамында үткәрелгән ремонт эшләре нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Белгечләр автомат ут төртүне тукландыру өчен электр коммуникацияләре салганнар һәм газ контроле белән җилгә чыдам горелка урнаштырганнар. Корыч йолдызны чуен йолдызга алыштырганнар.
Мемориалны 1975 елда Казан моторлар төзүчеләр җитештерү берләшмәсе инициативасы белән төзегәннәр. Элек хәтер уты бары тик тантаналы вакыйгалар көннәрендә генә кабына иде.