Шимбә көнне Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае янындагы паркта Владимир Меньшовның «Любовь и голуби» фильмын күрсәтәчәкләр. Ачык һавадагы киносеанска теләгән һәркем килә ала.
1984 елгы фильм Василий Кузякинның авыл тормышы турында сөйли. Төп геройга, эшендә җәрәхәтләнүне каплау өчен, диңгезгә юллама бирәләр. Василий ял итү җирендә Раиса Захаровнаны очрата һәм әлеге сәфәр аның тормышын үзгәртә.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итүенчә, киноны күрсәтү 20:30 сәгатьтә башлана.