В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15 яшьтән өлкәнрәк яшь шәһәрлеләр катнаша ала
Халыкара шахмат көне уңаеннан 20 июльдә Салават Күпере паркында Skill Chess клубыннан турнир узачак. Иң күп очко җыйган яшь шахматчылар бүләк сертификатлары алачак.
Турнирда катнашучыларга биш уен уйнарга туры киләчәк. 15 яшькә кадәрге балалар, үз осталыкларын тикшереп, паркның иң яхшы шахматчысы була алачак, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Шахмат турниры 14:30 да башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.