Сеанслар пәнҗешәмбе көннәрендә 20.00 сәгатьтә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Иртәгә, 23-нче майда, Казанда урам кинокуелышлары башлана. Алар бер ай дәвамында Җиңү паркында пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.
Кинокуелышлар циклын легендар «Летят журавли» хәрби драмасы ачачак. Ә киләсе сеансларда шәһәрлеләр «Кавказская пленница», «Кин-дза-дза», «Джентльмены удачи», «Они сражались за Родину» кебек классик совет фильмнарын күрәчәкләр.
Сеанслар 20.00 сәгатьтә башлана, әмма урын алу һәм күңел ачу программасында катнашу өчен алдан килү яхшырак, дип хәбәр итәләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә. Шулай ук начар һава торышы булган очракта, кинокуелышларның булмаска мөмкин дип билгеләп үтелә, мәгълүматлар park.kzn аккаунтының Instagramдагы сторизына алдан урнаштырылачак.