ТР Рәисе Казанда Ватан Геройларына мемориал урнаштырырга кушты
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә һәм Казан Мэриясенә махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль зона булдырырга кушты.
«Татарстан Хөкүмәтенә, Казан Мэриясенә Казанның Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль зона булдыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кушам», – диде ТР Рәисе Дәүләт Советына юлламасында
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, быел Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең 22 Героена, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар куелган. Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү эше дәвам итәчәк.
«Үзебезнең тарихи хәтерне саклау – хөкүмәтнең изге бурычы», - диде Рәис.
Шулай ук 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарага әзерлекне ТР Хөкүмәтенә, шәһәр һәм муниципаль район башлыкларына хәзер үк башларга кушты.