Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2019, 11:37

Казанның Җиңү паркында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар

Чарада Р.Миңнеханов һәм И.Метшин да катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка, Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументына, шулай ук тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү көнендә геройларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков, республиканың «ТР Ветераннар җәмгыяте» ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев һәм башкалар хөрмәтләде.

Чәчәкләр Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына салынды, анда катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары алар һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган диңгезчеләр мемориалына чәчәкләр салдылар. Кунаклар шулай ук тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлне карады, аның авторы - Казан скульпторы Мәхмүт Гасимов. Һәйкәл курган рәвешендәге архитектур композиция булып тора, анда бодай башагы төшерелгән наковальня сурәтләнгән.

Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар шәһәрлеләрне Җиңү бәйрәме белән котлады, ветераннар һәм тантанада катнашучылар белән аралашты, истәлеккә фотога төштеләр.

Сугышта катнашучыларга, һәлак булган солдатларга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт белдерергә яшь армиячеләр һәм шәһәрлеләр гаиләләре белән килгән иде. Әйтик, Казанда яшәүче Вероника Смирнова кечкенә балалары белән монументларга чәчәкләр салырга килгән. Ветераннар яныннан үтеп, ул балаларга әлеге өлкән кешеләрнең күкрәкләрендә ни өчен орден һәм медальләр булуы турында сөйләде. «Мин балаларның бу кешеләрне истә калдыруларын телим, алар бик аз калды, ләкин нәкъ менә алар Бөек Җиңүнең чагылышы булып тора. Балаларыбыз әлеге батырлык өчен һәрвакытта да горурланып яшәрләр дип ышанам», - дип сөйләде ул.

Фоторепортаж
Казанның Җиңү паркында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар
Видеорепортаж
09.05.2019 10:59
Казанның Җиңү паркында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар
Барлык яңалыклар