Җыелган акчаларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә тотачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Йөгерештә барлык теләүчеләр, шул исәптән сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр дә катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.
Теркәлү һәм старт номерларын бирү 14:00 дән 14:30 га кадәр барачак. Иганә күләме теркәлмәгән, катнашучы теләсә нинди сумма кертә ала. Йөгерү 14:45 тә башланачак, аның алдыннан активистлар өчен бераз разминка булачак. Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә.
Хәйрия чарасы «Крылья Советов» паркында узачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.
«Игелек канатларында» йөгерешен «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Авиатор» спорт мәктәбе оештыра. Чараның максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү, кешеләрнең яше, милләте, сәламәтлек чикләүләре һәм хәрәкәт дәрәҗәсенә карамастан, һәр кеше өчен актив киңлек булдыру. Йөгерү ачык ишекләр көне кысаларында узачак, ул спорт мәктәбендә үткәрелә.