Бәйрәм кунаклары заманча һәм традицион япон мәдәнияте һәм анимациясе белән таныша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). 30-нчы августта «Крылья Советов» паркында Yokai Matsuri заманча япон мәдәнияте мини-фестивале узачак. Фестивальгә килүчеләрне тамашалы программа, мастер-класслар, конкурслар һәм башкалар көтә.
Бәйрәм кунаклары заманча һәм традицион япон мәдәнияте һәм анимациясе белән танышачак, шулай ук конкурслар һәм мастер-класслар оештырылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Чара 15.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.