Спорт чарасы 50 дән артык катнашучыны берләштерәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). Казанның «Крылья Советов» паркында инвалид балалар арасында чаңгы ярышлары уздырылачак. «Добролыж» спорт чарасы 50 дән артык катнашучыны берләштерәчәк.
Сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшь спортчылар ярышлар нәтиҗәләре буенча иганәчеләрдән алтын медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар алачаклар. Чаңгычыларны «Игелекле Казан» волонтерлары озата йөриячәк.
Ярышлар 3 нче мартта 10:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе матбугат хезмәте.
Чаңгы ярышлары «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы һәм ТР инвалид балаларның ата-аналарының «Забота» региональ иҗтимагый оешмасы эгидасы астында узачак.