В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ретро-пәнҗешәмбеләр» Казанда 10-нчы июньдә старт ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). 10-нчы июньдә Казанның «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбеләр» башлана. Бу атнаның кичендә шәһәрлеләр зур экранда җәйге эстрадада Генрих Оганесянның «Өч плюс ике» комедиясен карый алачак.
Кинокартинаны күрсәтү 21:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Һава торышы начарланганда яки техник җитешсезлекләр очрагында сеанс булмаска мөмкин. Бу хакта мәгълүмат Парклар һәм скверлар дирекциясенең Instagram-аккаунтында урнаштырылачак.
«Ретро-пәнҗешәмбеләр»не совет фильмнарын күрсәтү белән җәй буе уздыру планлаштырыла.