Ачык һавада кино күрсәтү бүген 21:00 дә башланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче июнь). Бүген Казанның «Крылья Советов» паркында режиссер Владимир Мотыльның кызылармияче Федор Суховның маҗаралары турында «Белое солнце пустыни» фильмын күрсәтәчәкләр.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында ачык һавада кино күрсәтү «Ракушка» җәйге сәхнәсендә 21:00 сәгатьтә башлана. Теләүчеләр пледлар ярдәмендә җылына алачак, ә тамашачыларга уңайлы булсын өчен пуфиклар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
«Ретро-пәнҗешәмбе» проекты – «Крылья Советов» паркында бушлай кинокүрсәтүләр циклы. Җәйге сезон дәвамында паркта һәр пәнҗешәмбе танылган совет фильмнарын күрсәтәчәкләр.