В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Бию мәйданчыгы» проектының әлеге дәресе бу сезонда соңгысы булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Бүген, 23 нче августта, Казанның «Крылья Советов» паркында шәһәр халкы өчен вальс һәм линияле биюләр буенча мастер-класс үткәреләчәк. «Бию мәйданчыгы» проектының әлеге дәресе бу сезонда соңгысы булачак.
Мастер-класс 18:00 сәгатьтә паркның бию мәйданчыгында башлана, аны «Яшәү яме» проекты укытучысы үткәрәчәк. Дәрестә нинди яшьтә булуына һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Чара ахырында катнашучылар өчен чәй табыны оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.