Бушлай дәрес төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге теләүчеләр өчен туры килә.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
Мастер-класска төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге теләүчеләр килә ала. Биюне моңарчы хореография белән шөгыльләнмәгән кешеләр дә өйрәнә ала. Дәресне «Тормыш яме» проекты укытучысы үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Дәрес 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, теркәлү таләп ителми.