В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Комплекста инклюзив воркаут-зонаны, өстәл теннисы һәм көч күнегүләре өчен мәйданчыкны күрергә була
«Сәламәт Ватан» хәрәкәте фотосы
Казанның «Континент» паркында күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылган. Ул төрле яшьтәге һәм төрле әзерлектәге шәһәр кешеләре өчен ясалган. Территориягә стритбол, баскетбол һәм мини-футбол уйнау өчен универсаль өслек җәелгән. Янәшәдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын тапшыру өчен аерым зона билгеләнгән.
Өстәл теннисы өчен каралган яңа мәйданчык ракеткалар яратучыларның күңеленә аеруча хуш киләчәк. Көч күнегүләре өчен баулардан ясалган күпфункцияле «Spider» комплексы һәм уртак күнекмәләр зонасы мәйданчыкны тагы да тулыландыра.
Сәламәтлеге чикле кешеләр өчен җайлаштырылган снарядлар белән җиһазландырылган воркаут-зона әлеге киңлекнең төп яңалыгы булып тора. Килүчеләргә уңайлы булсын дип велопарковка эшләнгән һәм «30 минутлык күнекмә» экспресс-күнекмәләр программасы язылган мәгълүмати стенд урнаштырылган.

Мәйданчыкны ачу тантанасына 150 дән артык кеше килгән, алар арасында яшь спортчылар һәм район халкы да булган. Спорт бәйрәме күрсәтмә чыгышлар белән дәвам иткән, аны яшүсмерләр җыелма командасының өлкән тренеры, бокс буенча спорт остасы Алексей Аляев үткәргән.
«Континент» паркындагы яңа мәйданчык – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәһәр мэриясе ярдәмендә «Сәламәт Ватан» хәрәкәте проекты буенча Казанда гамәлгә ашырылган дүртенче объект.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Татарстан Республикасы башкаласында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча сигез проект гамәлгә ашырылган. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында өч зур иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Тагын бишесе Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына яңартылган. Серов урамында урнашкан инклюзия юнәлешендәге бульварның икенче участогын, Зур һәм Кече Акчарлак күле территориясен, яңа «Зилант» скверын төзекләндерү эшләре әнә шуларның ачык мисалы. Финанслауның гомуми суммасы 1,7 миллиард сум дип исәпләнә.