Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2022, 12:15

Урицкий исемендәге паркта онкология белән авыручыларга ярдәм йөзеннән «Төнне яктырт» акциясе узачак

Катнашучыларны фонарьлар маршы, кул эшләре ярминкәсе һәм артистлар чыгышлары көтә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). Иртәгә, 17 нче декабрьдә, Урицкий исемендәге паркта онкология белән авыручы кешеләргә ярдәм йөзеннән «Төнне яктырт» акциясе узачак.

Теләгән кешеләргә эченә шәмнәр куелган өч төстәге пыяла фонарьларны бушлай бирәчәкләр: акларын – онкология авыруы булганнар, кызыл төстәгеләрне – онкологиядән дәваланучыларга ярдәм күрсәтүчеләр кабызачак, ә алтын төстәгеләре бу дөньядан китеп барган якыннары истәлегенә яначак.

Акциядә катнашучылар кабызылган фонарьлар белән паркның сәламәтлек маршруты буенча узачаклар. Теләге булганнар үзләренеке белән килә алалар, дип хәбәр итә «Мы вместе – Без бергә» муниципаль коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Чара 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак. Очрашу яман шештән дәваланучылар үз куллары белән тудырган эшләнмәләр ярминкәсе белән ачыла. 15:00 сәгатьтә тамашачылар алдында артистлар чыгыш ясаячак, концерттан соң фонарьлар маршы башлана.

Барлык яңалыклар