В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Этләр ике каршылыклар полосасын тизлеккә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Казанның Урицкий исемендәге паркында 2 нче июльдә аджилити буенча һәвәскәрләр ярышы узачак. Этләр өчен ике каршылыклар полосасы әзерләнәчәк, аларның һәрберсен тизлеккә үтәргә кирәк.
Мондый ярышлар йорт хайваннарына физик һәм интеллектуаль яктан мәшгуль булырга һәм алар белән элемтәне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Ахырда зоопсихолог Полина Кучеева хайваннарны яңа асрый башлаучылар өчен этләр белән эшләү буенча мастер-класс үткәрәчәк.
Ярышлар этләр йөртү мәйданчыгында 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.