Онлайн-форматта очрашуга теләге булган һәркем кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Бүген Урицкий исемендәге паркта очрашу узачак, анда профессиональ спортчылар скейт-мәйданчыкта шуу кагыйдәләре турында сөйләячәк һәм база трюкларын эшләргә өйрәтәчәкләр. Онлайн-форматта очрашуга теләге булган һәркем кушыла ала.
Скейт-мәйданчыкта Татарстан Республикасының скейтбординг федерациясе, Казанның беренче скейт-мәктәбе, ябык скейтпарк вәкилләре һәм профессиональ спортчылар җыелачак. Онлайн-трансляция 19.00 сәгатьтә Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең Instagram-аккаунтында башлана.
Урицкий исемендәге паркта скейт-мәйданчык узган елның октябрендә ачылды, аның мәйданы 350 кв.м тәшкил итә. Скейптан тыш, биредә ВМХ, МТВ, агрессив роликларда һәм профессиональ самокатларда шуарга мөмкин.