«Дуслык тәпие» акциясендә белгеч консультациясен алырга, акчаларны иганә итәргә һәм көчек сайларга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). «Дуслык тәпие» акциясе Казанда 12-нче сентябрьдә узачак. Урицкий исемендәге паркта казанлылар «Зооцентр» приютында тәрбияләнүчеләр белән таныша һәм үзенә ошаган хайванны сайлый алачак.
Очрашуга бер яшькә кадәрге этләрне алып киләчәкләр. Барлык дүрт аяклылар вакцинацияләнгән, ә көчекләр ярты елдан стерилизацияләнгән. Хайваннарны карау һәм тәрбияләү турындагы сорауларны урында ук бирергә мөмкин булачак – ветеринария табибы һәм кинолог консультацияләр үткәрәчәк. Моннан тыш, Казан кинологы Регина Мөхәммәтханова үзенең Эстер кушаматлы бордер-коллиеның күрсәтмә чыгышын әзерләгән.
Паркта шулай ук хәйрия ярминкәсе узачак. Җыелган акчаларның бер өлешен хайваннар өчен шәхси приютларга ярдәмгә җибәрәчәкләр. Шулай ук теләүчеләр «Зооцентр» карамагындагыларга азык һәм кирәкле әйберләр китерә алачак.
Акция 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, мондый акцияләр Казанда даими үткәрелә. Алдагысы 29-нчы августта Горький исемендәге паркта узды. Ул вакытта 8 эт яңа йортлы булды, шул исәптән Аяврик атлы эт баласы – аны шәһәр башлыгы сыендырды. Алдарак дүрт аяклыларның булачак хуҗалары белән очрашуы 18-нче июльдә Горки-Әмәт урманында узды, ул вакытта шулай ук 8 эт урнашты.