В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программа Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланачак
6 нчы июльдә Горький исемендәге паркта «Зур гаилә пикнигы» фестивале узачак. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган программа балалар һәм өлкәннәр өчен булган мастер-класслар, велоквест, кино күрсәтү һәм башка күп кенә чараларны үз эченә ала. Бу турыда аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«11 сәгатьлек гаилә фестивале – шәһәр халкының игътибарын җәлеп итү өчен җитди гариза. Балалар һәм олыларга да кызыклы булган чаралар бик кирәк. Бездә мондый вакыйгаларга кытлык бар, әлегә оптималь формат һәм уникаль эчтәлек эзләү бара. «Зур гаилә пикнигы» уңышлы булыр, вакыт узу белән мондый фестивальләр традицион чарага әйләнер, дип ышанам», – дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Фестиваль сәгать 11:00 дән 22:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәрлеләрне кулланма сәнгать буенча мастер-класслар, икенчел куллану турында лекцияләр, яшь эшкуарлар товарлары ярминкәсе, «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында психолог белән очрашу көтә. Бәйрәмнең кечкенә кунаклары өчен аниматорлар белән уен зоналары, ә яшь гаиләләр өчен «Казанга курс» велоквесты оештырачаклар. Аның катнашучылары шәһәрнең танылган урыннарына барачак.
Паркта фуд-корт һәм волонтер-медиклар һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистларыннан партнерлык мәйданчыклары эшләячәк. Бәйрәм атмосферасын диджейлар, кавер-төркемнәр һәм балалар иҗат коллективлары чыгышлары тудырачак. Чара ачык һавада кино күрсәтү белән тәмамланачак.
Фестиваль РФндә Гаилә елына багышланган «Зур гаилә яллары» федераль программасы буенча үтәчәк. Чараны Казан мэриясе ярдәме белән балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештыра.