Төп сәхнә – яшел аланлыкта, ә кечкенәсе аллея ахырында урнашачак.
Фото: Денис Гордийко
Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеләп үткәнчә, этнофестиваль яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләренә дә кызыклы булачак. «Безнең гореф-гадәтләребез, фольклорыбыз – яшьләрнең йөрәкләрендә һәм иҗади күңелләрендә, ул бераз башкачарак яңгырый, әмма бу традицияләр саклануы мөһим, һәм без шул рәвешле буыннан-буынга туган телебезне, мәдәниятебезне тапшырабыз», – диде ул.
Фестиваль 12:00 сәгатьтә ачыла һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар өчен берьюлы берничә мәйданчык әзерләнәчәк. Мәсәлән, төп һәм кече сәхнәләрдә күрше төбәкләрдән – Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән килгән коллективлар чыгыш ясаячак. Башкаручы Тина Кузнецова һәм электрон хип-хоп-дуэты АИГЕЛ хедлайнерлар булачак. Программага шулай ук Juna, Shanu, Zakaria һәм башка төркемнәр чыгышлары да кертелгән.
Мастер-классларда балалар әти-әниләре белән бергә каллиграфия нигезләрен һәм милли орнаментларны өйрәнә алачак. Ә фуд-кортта бердәм өстәл артында кунаклар бергәләшеп Идел буе халыкларының традицион ризыкларын татып карый алачак. «Моннан тыш, ярминкә тәкъдим ителәчәк, быел ул бераз гына киңәйтелде. Без традицияләрне аксессуарлар, савыт-саба, кием-салымнар аша җиткерүчеләргә, милли орнаментларны гадәти булмаган формаларда интеграцияләп тәкъдим итүчеләргә басым ясыйбыз», – дип өстәде Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Лилия Вәлиева.
Shanu төркеме солисткасы Вера Кожеманова билгеләп үткәнчә, Татарстанда милли мәдәниятне популярлаштыру буенча актив эш алып барыла. «Әгәр элементар грантлар булмаса, без, яшь төркемнәр, альбом чыгаруга, клип төшерүгә берничә йөз мең акча каян ала алыр идек», – дип аңлатты башкаручы. Аның белән Juna төркеме катнашучысы Александра Мостафина да килеште. Аның сүзләренчә, ел саен татар музыкасын алга этәрүче проектлар грантлар оталар. «Республика, чыннан да, безнең кебек проектларга ярдәм итә. Һәм бу соңгы берничә елда гына мөмкин булды. Без иҗат итә башлаганда, бушлыкта, вакуумда идек, үзебез дә ярдәм артыннан кая барырга белмәдек», – дип нәтиҗә ясады А.Мостафина.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе халыклары мәдәниятенең «Итил» фестивале беренче тапкыр Казанда 2021 елда «Казан» гаилә үзәге территориясендә узды. Чара бер сәхнәдә бөтен Идел буеннан дистәләгән яшьләр төркемнәрен берләштерде. Концертның хедлайнеры Евровидение катнашучысы, җырчы Манижа булды.
Фестивальнең тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.