В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәмнең нәни кунаклары өчен актив уеннар, аквагрим зонасы, мастер-класслар, вокал һәм бию программасы, флешмоб оештырылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Горький паркында бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана. Укучылар ата-аналар белән бергә хәрәкәтчән уеннар уйный, бии һәм флешмобта катнаша алачак. Иҗади дәресләрдә балалар котлау тәбрикләмәләре, китап кыстыргычлары, оригами ясый, пластилин әвәли, рәсем ясый алачаклар. Бәйрәм программасы паркның яшел кырында оештырылачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
15:30 сәгатьтә Кремль яр буенда «Беренче сыйныфка багышлау» программасы башланачак.