Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Биш көн дәвамында 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар хор белән җырларга, музыканы төрләндерергә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнәчәк
«Елмай» паркында «Балалар хоры» җыр лабораториясе эшли башлаячак
11—15 август көннәрендә «Елмай» паркында «Балалар хоры» җыр лабораториясе узачак. Биш көн эчендә 7-14 яшьлек балалар хор җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга, музыканы төрләндерергә һәм башка күп нәрсәләргә өйрәнә алачак.

Лаборатория эше йомгаклары буенча катнашучылар парк сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Йомгаклау концерты 15 августта 16:00 сәгатьтә булачак.

Катнашуга гаризалар 5 августка кадәр сылтама буенча кабул ителә. Катнашу өчен анкета тутырырга кирәк, анда музыкаль тәҗрибә белән уртаклашырга һәм яраткан җырны башкарган язманы беркетергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

2025-07-29T15:24:22+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.