Акциягә җыелган барлык акчаларны инвалидлар өчен «Хыял» ял үзәгенә җибәрәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Чараның программасында – фигуралы шуу буенча «Стрела» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгышы һәм фигуралы шуу буенча мастер-класс, боз өстендә балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар, хәйрия ярминкәсе. Паркка килүчеләрне алкогольсез глинтвейн белән сыйлаячаклар.
Чара 13:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар – «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, декабрьдә инвалидлар өчен «Хыял» ял үзәгендә капиталь ремонттан соң олылар һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен дәресләр яңартылды. Педагоглар аларны рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтәләр, биредә үк сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен махсус өйрәтелгән эт ярдәмендә канистерапия дәресләре уздырыла.