В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспертлардан сәнгать турында лекцияләр атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә планлаштырылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Бүген «Черек күл» Казан паркы амфитеатрында «Мост» арт-лекториясе эшли башлый. Сәнгать турында лекцияләр июль һәм август айларында «Музей пәнҗешәмбесе» проекты кысаларында узачак.
Галим-тикшеренүчеләр, Казанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге югары уку йортлары һәм музейларының әйдәп баручы белгечләре шәһәр халкына 1920-1930 елларда Бакый Урманче һәм яшь татар рәссамнары иҗаты, рәссам Николай Фешин һәм архитектор Карл Мюфке, Александр Родченконың совет Россиясендәге иллюстрация һәм фотографиягә йогынтысы турында сөйләячәк. Балалар өчен лекцияләр белән параллель рәвештә иҗади мастер-класслар узачак.
Июль аенда барлыгы дүрт лекция планлаштырылган:
8-нче июль көнне «Казан өчен Карл Мюфке нәрсә эшләгән, һәм ни өчен аны оныттылар?» дигән лекция узачак. Аны тарихчы, архитектор-реставратор, Казан тарихы буенча берничә хезмәт, шул исәптән «Зодчий Карл Мюфке. Жизнь во имя архитектуры» китабы авторы Юлия Глазырина укыячак.
15-нче июльдә «Казаннан бөек рәссам турында без нәрсәләр беләбез. Николай Фешин» лекциясе узачак. Аны Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова үткәрәчәк.
22-нче июльдә «Александр Родченконы без ни өчен хәтерлибез» дигән лекцияне Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музееның баш фәнни хезмәткәре, фәнни бүлек мөдире Динә Әхмәтова алып барачак.
29-нчы июль көнне «Бакый Урманче һәм 1920-1930 еллардагы яшь татар рәссамнары плеядасы» дигән лекция узачак. Бөек татар рәссамы турында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова сөйләячәк.
Лекцияләр 19:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.