В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Артистлар «Дурацкий цЫрк» спектаклен күрсәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Казанда «Высокие братья» урам театры чыгышлары узачак.
Артистлар «Дурацкий цЫрк» спектаклен күрсәтәчәк - тамашачылар уенны, моноциклдагы эквилибрны, иркен баскычтагы балансны һәм башка күп кенә куркыныч номерларны күрә алачак.
«Высокие братья» Мәскәү урам клоунадасы театры «Comediada-2019» халыкара пантомима һәм клоунада фестивале җиңүчесе һәм Мәскәүдә Халыкара клоунада фестивале лауреаты булып тора, аларда ул «Иң яхшы актерлык эше-2016» призы һәм «Иң юләр театр-2019» призы белән бүләкләнде.
Спектакльләр иҗтимагый киңлекләр территориясендә түбәндәге җәдвәл буенча узачак:
29-нчы декабрьдә – Горький паркында һәм Горки-Әмәт урманында. Тамашалар 16.00 сәгатьтә башлана.
30-нчы декабрьдә – Бауман урамында һәм «Калейдоскоп» паркында. Тамашалар 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкын һәм кунакларны Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә «Паркларда кыш» дип исемләнгән бай мәдәни программа көтә. Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында ачык һавада барлыгы 160-тан артык чара узачак.