В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күнегүләргә спорт формасында килергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 24-нче июльдән Казан паркларында «Яшел фитнес» проекты кысаларында бушлай тренировкалар дәвам итә башлый.
7.00 сәгатьтә Лядской бакчасында йога буенча дәрес узачак. 19.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта көч белән күнегүләр үткәрү планлаштырыла. Шул ук вакытта Горький исемендәге паркта цигун буенча дәресләр башлана. 19.30 сәгатьтә биредә үк, Горький исемендәге паркта, теләге булган һәркем аэробика буенча тренировкага кушыла алачак.
Күнегүләргә спорт формасында килергә кирәк, үзегез белән су, баш киеме, стретчинг һәм йога өчен келәмнәр алып килергә онытмагыз.
Барлык күнегүләр бушлай уздырыла. Instagram дагы «Яшел фитнес» проектының аккаунтында алдан язылу сорала. Эпидемологик вәзгыять аркасында урыннар саны 20 кешегә кадәр чикләнгән.