В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр якшәмбе көннәрендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
12 кешедән торган төркемнәр өчен дәресләр стрессны киметүгә һәм уңай эмоцияләр белән зарядкага юнәлдерелгән. Аларга, әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр йөри ала, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә.
3 нче июльдә медитация дәресе «Комсомолец» паркында узачак, 10 нчы июльдә – Лядской бакчасында, 17 нче июльдә – Урицкий исемендәге паркта, 24 нче июльдә – Горький исемендәге паркта, 31 нче июльдә – «Сосновая роща» паркында. Практика шулай ук «Крылья Советов» паркында (14 нче август), Комсомол күле пляжында (21 нче август) һәм «Черек күл» паркында (28 нче август) үткәреләчәк.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Үзегез белән йога өчен келәм, мендәр яки медитация өчен эскәмия алырга кирәк. Практикалар 9:00 дән 10:00 гә кадәр барачак, ләкин оештыручылар алдан килергә киңәш итә.