В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр эш эзләү буенча мастер-классларда катнаша ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). 24 нче июнь көнне «Крылья Советов» һәм Горький исемендәге паркларда күчмә вакансияләр ярминкәләре узачак.
Шәһәр халкы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачак һәм вакансияләр турында беләчәк, шул исәптән компьютер базасыннан. Эш эзләүчеләргә эшкә урнашу өчен юллама бирәчәкләр һәм алар өчен эш эзләү буенча мастер-класслар оештырачаклар. Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау хезмәтләре хезмәткәрләре казанлыларга эшкә урнашу һәм һөнәри белем бирү программалары буенча консультацияләр бирәчәк.
Күчмә ярминкәләр 11:00 дән 14:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7(843)562-48-16, +7(843)562-48-33.