Эшчеләр яраксыз хәлгә килгән элементларны алыштырачаклар, түбәләрне, стеналарны тышлау материалларын һәм сантехник җиһазларны яңартачаклар
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
Төзүчеләр яраксыз хәлгә килгән һәм тузган элементларны алыштырачаклар, түбәне, стеналарны тышлау материалларын, бәдрәф модульләренең сантехник җиһазларын ремонтлаячаклар. Башкарыла торган эшләр исемлеге һәр конкрет объектның торышына бәйле булачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС илләре саммиты алдыннан Казанда 26 маршрут төзекләндереләчәк. Әлеге эшләр кысаларында шәһәрнең үзәк урамнарындагы юлларны ремонтлау һәм яшелләндерү, инженерлык челтәрләрен алыштыру, җәяүлеләр кичүләрендә күтәрткеч платформалар һәм аэропорт ягыннан шәһәргә керү урынында яңа стела урнаштыру, бина фасадларын ремонтлау һәм реставрацияләү планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 6,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән.