Өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен кино, шахмат турнирлары, мастер-класслар һ.б. оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). 1 һәм 2 октябрьдә Казан паркларында һәм скверларында Өлкәннәр көненә багышланган чаралар узачак. Алар арасында – бушлай кино карау, шахмат турнирлары, мастер-класслар һ.б. оештырыла.
1 октябрьдә 9.00 сәгатьтә Кабан күле буенда зумба белән бушлай шөгыльләнеп булачак.
9.00 сәгатьтә “Крылья Советов” паркында “Жизнелюб” социаль проектының җәйге фото мәктәбендә катнашучылар үзләренең эшләрен тәкъдим итә. Күргәзмә Ленин ис. мәдәният йортында 14 октябрьгә кадәр 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак.
11.00 Урицкий паркында “Мәскәү” мәдәният-спорт үзәгендә өлкән яшьтәге хатынкызларга бизәнү серләрен ачачаклар.
11.30 сәгатьтә Горький ис. парк территориясендә шахмат турниры узачак. Ярышларда катнашу бушлай. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
2 октябрьдә 7.30 сәгатьтә “Дәрвишләр” скверында дәвалау физкультурасы узачак.
10.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында Скандинавия йөрүендә бушлай катнашып булачак.
15.00 сәгатьтә “Дом” эко-үзәгендә “Арт Академия” иҗат студиясе рәсем ясау буенча мастер-класс оештыра. +7(965)587-79-97 телефоны буенча чарага теркәлергә мөмкин.
16.00 сәгатьтә Казан стилист-имиджмейкеры Кристина Беляева заманча таләпләргә туры килү өчен әйберләрне бер-берсенә ничек туры китерү турында сөйләячәк. 17.00 сәгатьтә неврология һәм гомуми практика кафедрасы табиб-ординаторы Ләйсән Хөснетдинова “Баш мие: аек акылны ничек сакларга” темасына лекция белән чыгыш ясый.
Моннан кала, 2-8 октябрьдә “Мир” кинотеатрында өлкәннәр өчен бушлай кино күрсәтеләчәк. Программада:
2 октябрь 15.15 сәгатьтә – “Невероятные приключения итальянцев в России”;
4 октябрь 14.00 сәгатьтә – “Зимний вечер в Гаграх”;
6 октябрь 14.00 сәгатьтә – “Тутык кыңгырау” (“Эхо школьного звонка”);
7 октябрь 14.00 сәгатьтә – “Девчата”;
8 октябрь 13.30 сәгатьтә – “Бибинур”.
Искәртергә кирәк, Өлкәннәр декадасы кысаларында 1 октябрьдән Казанда берничә мунчага һәм 9 музейга бушлай барып булачак.