Казанлылар машинаның эчен карый ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Бүген Казанда «Хәтер маршруты» төбәкара акциясе уза. 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Җиңү паркында күчмә күргәзмә эшли.
Экспонатлар арасында Т-60 танкы бар, ул Бөек Ватан сугышы елларында Кировта җитештерелгән. Машинаның эчен карап була. Моннан тыш, паркта «Сугышның соңгы шаһитлары», «Күк сугышчылары» фотокүргәзмәләре, «Җиңү коралы» күргәзмәсе уза.
«Хәтер маршруты» төбәкара акциясе үз эченә РФ Росмолодежь Роспатриотүзәге ярдәмендә Киров өлкәсендә булдырылган берничә проектны һәм күргәзмәне ала. Казанга кадәр күчмә күргәзмәне Тамбовта, Пензада, Мордовиядә, Чувашиядә күрсәттеләр, ә инде иртәгә экспонатлар Яшел Үзәндә тәкъдим ителәчәк. Акция Киров өлкәсе шәһәрләрендә тәмамланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.