Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2020, 16:07

В.Панкратов: «Әдип әсәрне язуга иҗатка караган кебек түгел, ә инструментлар җыелмасы буларак карый»

Әдәби тәнкыйтьче, «Стоунер» телеграм-каналы авторы һәм ФИКШН35 премиясен оештыручы - яшь авторларның прозасы укучыларга ни өчен кызыклы булуы турында.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель, Алинә Бережная). Россия әдәбиятында заманча вакыйгалар турында китаплар җитми, шуңа күрә яшь авторларның әсәрләре укучылар арасында аеруча популяр. Мәскәү әдәби тәнкыйтьчесе Владимир Панкратов шундый фикердә тора. «Стоунер» телеграм-каналы авторы һәм ФИКШН35 әдәби премиясен оештыручы бүген «Якында урнашкан китапханә» проекты кысаларында чираттагы вебинарны уздырды. Онлайн-очрашу заманча әдәби процесс контекстында яшь авторларның прозасына багышланган иде.

«Яшь авторлар хәзерге дөньяга карашы, агымдагы вакыйгалар турында уйланулары белән кызыклы, аларның фикерен үзеңнеке белән чагыштыру һәрвакыт кызык», - дип саный В.Панкратов. Тәнкыйтьче фикеренчә, яңа башлаучы язучылар, зур тормыш тәҗрибәсе булмау сәбәпле, «монда һәм хәзер» барган вакыйгалар турында язалар. «Моны уку кызыклы, чөнки Россия әдәбиятында, соңгы 20 елда, заманча вакыйгалар турында китаплар җитми. Совет вакыты, СССР таркалу, катлаулы 90 нчы еллар турында әдәбият бик күп», - дип билгеләде ул.

Яшь авторлар күтәргән темалар игътибарны җәлеп итә, чөнки алар заманча проблемалар турында сөйли. Мондый әдәбиятка зур кызыксыну белән чумасың, дип саный Владимир Панкратов. Еш кына нәкъ менә шундый әсәрләрнең авторлары ФИКШН35 әдәби премиясендә катнаша. «Кагыйдә буларак, мондый әсәрләрдә төп геройга 30 яшь, аның дөньясы аңлаешлы һәм таныла. Ул үзен табу юлында - үз урынын эзли, үзен төрле һөнәрләрдә сынап карый», - дип сөйләде В.Панкратов.

Яшь авторларның әдәбияты стилистика һәм хикәяләү теле белән дә кызыклы - ул җиңел һәм рәхәт укыла. Мисал итеп В.Панкратов язучылардан Степан Гаврилов, Булат Ханов, Игорь Савельевны китерде. «Бу авторлар актив язалар һәм, ышанам, тиздән алар профессиональ язучылар булачаклар һәм «Зур китап» һәм башка премияләрнең озын яки кыска исемлекләренә керәчәкләр», - дип билгеләде тәнкыйтьче.

Чит ил һәм үзебезнең әдәбият турында сөйләгәндә В.Панкратов ассызыклаганча, автор премия алганмы яки аның китабы бестселлер булганмы - барысын да укырга кирәк.

В.Панкратов белдергәнчә, ул үзе дә язучы булырга каршы булмас иде, әмма Россиядә профессиональ автор булу авыр, чөнки китаплар сатудан керем югары түгел. «Профессиональ язучы әсәр язуга иҗатка караган кебек түгел, ә проза язу өчен кирәкле инструментлар җыелмасына караган кебек карый. Моны аңларга махсус курслар ярдәм итә, аларда язучылык нигезләре бирелә, чөнки кагыйдәләрне бозу өчен иске кагыйдәләрне белергә кирәк», - дип саный В.Панкратов.

Яшь авторларны аякка бастыруга һәм популярлаштыруга нигездә әдәби агентлыклар ярдәм итә, әмма бу институт Россиядә үсеш алмаган, дип саный В.Панкратов. «Россиядә әдәби агентлыклар индустриясе юк, аз санлы әдәби агентлыклар бар. Аларның җитәрлек булмавы хакында даими рәвештә сүз алып барыла, һәм бәлки эш безнең туфракта бу институтның бик үк җайлашып бетмәвендәдер. Без Америкада, Европада моның шактый яхшы эшли торган индустрия икәнлеген беләбез. Анда әдәби агентсыз китапны нәшриятта бастыру мөмкин түгел диярлек, һәм агентлар шулкадәр күп - аларны читләтеп үтеп булмый. Авторлар үзләре моның кирәклеген әйтәчәктер, чөнки барысы да үз китабы турында мәгълүмат тарату белән шөгыльләнергә һәм, тупас итеп әйткәндә, аны «җәелдерергә» теләмиләр. Еш кына язучы язучылык белән шөгыльләнергә, китаплар язарга тели, ә үз китабы турында кемгәдер сөйләү яки тәкъдим итү аны кызыксындырмый. Шулай булгач, андый институт барыбер кирәк, ләкин бу иң мөһим бурыч түгел. Башка өлкәләрдә даими рәвештә кыенлыклар кичерүебезне исәпкә алып: тулаем алганда китаплар начар сатыла, кечкенә нәшриятлар үзләрен бик үк яхшы хис итми. Шуңа күрә безнең илдә әдәби агентлыклар - киләчәк темасы».

Вебинар азагында тәнкыйтьче яшь авторларның әсәрләренә игътибар итәргә тәкъдим итте - Салли Руниның «Нормальные люди», Станислав Гавриловның «Рожденный проворным» әсәрләре. Шулай ук В.Панкратовның яраткан язучылары арасында - Людмила Петрушевская, аның күп кенә әсәрләре XX гасырга туры килүенә карамастан, аларда күтәрелгән темалар бүген дә актуаль, дип саный тәнкыйтьче.

Тиздән «Якында урнашкан китапханә» кысаларында вебинарлар шәһәр иҗат берләшмәсенең башка вәкилләре белән дә дәвам итәчәк. Казанлылар белән онлайн-очрашуларны язучы Булат Ханов һәм режиссер Алексей Барыкин уздырды инде.

Барлык яңалыклар