Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2019, 13:51

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Альбина Шаһиморатованың опера студиясе барлыкка киләчәк

Яңа үзәккә ихтыяҗ зур булачак, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Алсу Сафина). Казанда төзекләндерелгән «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Альбина Шаһиморатованың опера студиясе эшләячәк. Яңа үзәккә ихтыяҗ зур булачак, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, «Сәйдәш» мәдәни үзәге масштаблы реконструкциядән соң 19-нчы декабрьдә ачылды. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бу - ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татарстан башкаласы һәм тулаем республика мәдәниятенә чираттагы бүләге». Республика башлыгы капиталь төзекләндерү нәтиҗәләрен югары бәяләде. «Мин реконструкциядән соң яхшы объект күрергә өметләндем, өметләрем икеләтә акланды. Бүген күргәннәребез – без омтылырга тиешле стандарт», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты ачылыш вакытында.

Илсур Метшин фикеренчә, элек төзүчеләр мәдәният йорты дип аталган «Сәйдәш» мәдәни үзәген хаклы рәвештә мәдәният сарае дип атарга мөмкин. «Әлеге мәдәният йорты хәтта иң авыр вакытларда да эшчәнлек алып барган, анда мәдәни тормыш кайнаган», - дип ассызыклады Казан Мэры. Ул билгеләп үткәнчә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр, профессиональ коллективлар, шулай ук «Жизнелюб» проектында катнашучы казанлыларның өлкән буыны шөгыльләнә.

«Бүген без опера җырлау үзәген булдыру белән дә бер баскычка үстек», - дип өстәде Казан Мэры. Мәдәният үзәге базасында опера студиясе Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Мариин театры солисткасы Альбина Шаһиморатова белән берлектә оештырылачак.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, Казан опера тормышы үзәге булып тора. Ел саен Шаляпин һәм Нуриев фестивальләрен үткәрә торган М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Европа һәм БДБ илләрендәге мәдәни тормыш картасында да үзен танытты. «Шуңа күрә яңа үзәккә ихтыяҗ булачак», - дип яшана ТР башкаласы Мэры.

Хәзер Юдинода Тимерьюлчылар торак-коммуналь хуҗалыгын, Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев мәдәният йортын һәм «Чулпан» мәдәни-күңел ачу үзәген төзекләндерү эшләре дәвам итә. «Төп мәдәният учаклары киләчәктә төзекләндерүдән соң казанлылар өчен ишекләрен ачачак», – диде Мэр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.12.2019
Барлык яңалыклар